Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин Әсхәт Нускабай вафатына бәйле кайгы уртаклашты
Казахстанның Казандагы беренче генконсулы Әсхәт Нускабай үлгән.
(Казан, 20 июль, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казахстанның Казандагы беренче Генераль консулы Әсхәт Нускабай вафат булуы сәбәпле, якыннарының кайгысын уртаклашты.
Республика парламенты башлыгы Казахстан Республикасы парламентының ике палатасы рәисләре Мәулен Ашымбаев һәм Нурлан Нигъмәтуллинга телеграмма юллады. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Безнең дустыбыз һәм хезмәттәшебез Әсхәт Нускабайның вакытсыз вафат булуы турындагы хәбәрне ишетү авыр булды. Талантлы оештыручы, оста дипломат, зирәк сәясәтче Әсхәт Жарылкасын улы безнең халыкларның туганнарча дуслыгын ныгытуга зур өлеш кертте», — диелә телеграммада.
Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, Казахстанның Казандагы Генераль консуллыгын булдыруның чишмә башында торып, ул аны Казахстан — Татарстан диалогын үстерүнең мөһим сәяси коралы булган саллы дипломатик вәкиллеккә әверелдерде.
«БДБ Парламентара Ассамблеясе Советы Генераль секретаре урынбасары буларак, Нускабай дәүләтләребезнең барлык өлкәләрен киңәйтү сәясәтен дәвам итте. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы һәм шәхсән үз исемемнән ихластан кайгыгызны уртаклашам. Әсхәт Жарылкасын улының туганнарына һәм якыннарына, барлык фикердәшләренә һәм партнерларына көч һәм ныклык телим», — ди Фәрит Мөхәммәтшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз