news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнехановка «Газпром межрегионгаз Казань» җәмгыятенең яңа директорын тәкъдим иттеләр

Компанияне озак еллар ТР Президенты ярдәмчесе булып эшләгән Ринат Сабиров җитәкләде.

(Казан, 20 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка «Газпром межрегионгаз Казань» акционерлык җәмгыятенең яңа генераль директоры Ринат Сабировны тәкъдим иттеләр. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ринат Сабиров компания җитәкчесе вазифасында «Газпром межрегионгаз Казань» акционерлык җәмгыятен 1998 елдан бирле җитәкләгән Ринат Ханбиковны алыштырды.

Ринат Касыйм улы Сабиров 1967 елның 26 июлендә Казанда туган. 1986-1988 елларда СССР Кораллы көчләрендә хезмәт иткән. Казан дәүләт университетын тәмамлаган, 1991-1996 елларда — КДТУ (КХТИ) аспиранты һәм кече фәнни хезмәткәре. Химия фәннәре кандидаты.

1996-2003 елларда — «Татнефтехиминвест-холдинг» ачык акционерлык җәмгыятенең коммерция бүлеге баш белгече, маркетинг бүлеге башлыгы.

2003 елда — ТР Президенты Аппаратының оештыру бүлеге баш референты, 2003-2006 елларда — Татарстан Премьер-министрының нефть һәм газ комплексы мәсьәләләре буенча киңәшчесе, 2006-2008 елларда — республика Министрлар Кабинеты Аппаратының нефть һәм газ комплексы мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы.

2008 — 2010 елларда — ТР Премьер-министрының нефть һәм газ комплексы мәсьәләләре буенча ярдәмчесе. 2010 елдан 2020 елның июленә кадәр — Татарстан Президенты ярдәмчесе.

«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә», «Фидакяр хезмәт өчен» һ.б. медальләр белән бүләкләнгән. Фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган химигы.

Өйләнгән. Хатыны белән бер кыз һәм малай үстерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100