news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Ул сәламәтлек саклау системасы хезмәткәрләренең Covid-19 коронавирусы пандемиясенә каршы көрәшенә багышланган видеоролик та урнаштырган.

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «ВКонтакте» һәм Инстаграм социаль челтәрләрендәге сәхифәсендә медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

«Барлык медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм! Сезнең хезмәтегез — бәяләп бетергесез! Сәламәт булыгыз!» — дип язган республика җитәкчесе.

Миңнеханов шулай ук сәламәтлек саклау системасы хезмәткәрләренең Covid-19 коронавирусы пандемиясенә каршы көрәшенә багышланган видеоролик урнаштырган.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты уңышка ирешкән сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләргә һәм Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләренә Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot