news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Дәрвишләр бистәсендә Каенлыкта – Сабантуй

Бәйрәмнең дәрәҗәле кунаклары – ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Әстерхан өлкәсе Дәүләт Думасы делегациясе

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ», Алия Сабирова). Бүген республика башкаласы мәйданнарында Сабантуй бәйрәме гөрли. Казанда Дәрвишләр бистәсендә Каенлыкта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Әстерхан өлкәсе Дәүләт Думасы делегациясе казанлыларны һәм башкала кунакларын бәйрәм белән котлады.
Бәйрәм кунаклары арасында Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре дә бар иде.
Мәйданга килүчеләрне халык җырлары һәм биюләре белән каршы алдылар. “Хуҗа Насретдинда кунакта” фольклор үзәге Сабантуйда катнашучылар өчен үзенчәлекле сынаулар әзерләгән – төрле конкурслар, җырлар һәм такмаклар, бию. Кечкенә кунаклар өчен балалар мәйданы ачык, анда үзешчән сәнгать балалар коллективлары чыгыш ясый, спорт ярышлары, балалар уеннары оештырылган, аттракционнар эшли.
Ветераннарны “Ял” мәйданында каршы алдылар. Анда аларны солдат боткасы белән сыйладылар. Алар өчен сугыш еллары җырлары яңгырый. Сәхнәдә Бөек Ватан сугышы темасына багышланган өзекләр тәкдим ителә.
“Ике атнадан артык ялларда Татарстанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә Сабантуй бәйрәме уза. Бүген ул республика башкаласының Совет һәм Яңа Савин районнарында яшәүче ун меңләгән кешене җыйды. Мин сезгә хезмәтегез, изге эшләрегез, республика үсешенә өлеш керткәнегез өчен рәхмәт белдерәм. Татарстан җитәкчелеге исеменнән сезне бәйрәм белән котлыйм һәм хезмәтегездә уңышлар, сәламәтлек, бәхет телим!”, - дип сәламләде кунакларны һәм Сабантуйда катнашучыларны Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин.
“Исәнмесез, – дип башлады үз чыгышын Әстерхан өлкәсе Дәүләт Думасы Рәисе Александр Клыканов. – Мин күп милләтле Россиянең иң яхшы шәһәрләренең берсендә бәйрәмдә катнашуыма шат. Барыгызга да Әстерхан татарларыннан һәм гомумән өлкә халкыннан яхшы теләкләр җиткерәсем килә. Бу бәйрәм очрашырга һәм бер-беребезнең уңышлары белән куанырга мөмкинлек бирә. Казанда яшәүчеләрне һәм кунакларны Казанның Совет һәм Яңа Савин районнары хакимиятләре башлыклары Рөстәм Гафаров белән Тимур Алибаев котлады.
Александр Клыканов журналистларга биргән әңгәмәсендә бәйрәм масштаблары шаккаттырды дип белдерде. “18 ел инде без дә үз җиребездә Сабантуй үткәрәбез. Безнең өчен ул өлкә бәйрәме. Әлбәттә, безгә сездә өйрәнерлек нәрсәләр бар. Сезгә ешрак киләчәкбез – безнең уртак традицияләр, уртак мәдәният, туганлык элемтәләре, яшь буын өчен сакларлык нәрсәләр бар”, - дип билгеләп үтте кунак.
“Бу бәйрәм Татарстан башкаласында иң матуры булыр дип уйлыйм”, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәшин журналистларның сорауларына җавап биреп. “Сабантуй – республикада яшәүче күп милләтле халыкның яраткан бәйрәме”, - дип билгеләп үтте кунак.
Мәйданда театральләштерелгән тамаша, спорт ярышлары, аттракционнар, көрәш дәвам итә.
Сабантуйның абсолют батыры традиция буенча тәкә һәм «ВАЗ-2107» автомобиле белән бүләкләнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot