ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының урынбасарлары билгеләнгән

ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының урынбасарлары билгеләнгән

(Казан, 20 июнь, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). ТР Министрлар Кабинеты Карары нигезендә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары итеп Олег Ибраһимов, министрның урынбасарлары - Илгиз Азизов, Юрий Багров һәм Лена Хәмзина билгеләнгән. Яңа билгеләүләр турында бүген Казанда үткән киңәшмәдә ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Фәрит Фазылҗанов хәбәр итте.

Фәрит Фазылҗанов хәбәр иткәнчә, министрның элекке беренче урынбасары Олег Натансон "Таттелеком" ААҖнә эшкә күчү сәбәпле, эшеннән азат ителгән. Министрның хәзерге беренче урынбасары - Олег Ибраһимов элек ТР Министрлар Кабинеты каршындагы мәгълүматлаштыру үзәген җитәкләгән. Хәзер ул мәгълүмат технологияләре һә автоматлаштыру үсеше мәсьәләләре - "Электрон хөкүмәт" проектын кертү белән шөгыльләнәчәк. Илгиз Азизов иң яшь урынбасар. Аңа 25 яшь, 2003 елдан "Таттелеком" ААҖндә эшләгән. Ул мәгълүматлаштыру һәм яңа хезмәтләр үсеше, элемтә предприятиеләрен реформалау белән шөгыльләнәчәк. Юрий Багров элек ТР Министрлар Кабинетының төзелеш, архитектура һәм элемтә бүлегендә баш референт булып эшләгән. Хәзер аңа икътисадның инновацион өлеше үсеше һәм административ-хуҗалык мәсьәләләре белән шөгыльләнергә туры киләчәк. Лена Хәмзина 1998 елдан башлап почта тармагын реформалау белән шөгыльләнә, ул бу юнәлештә эшен дәвам итә.

Министр быел эштә приоритетлы юнәлешләрне билгеләде. Беренчедән, Казанның 1000 еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итү чорында элемтә объектларын сыйфатлы эш белән тәэмин итү, бигрәк тә бәйрәм чаралары үткәрелү һәм кунакларны урнаштыру урыннарында. Икенчедән, әлеге чорда дөнья җәмәгатьчелеге үз вакытында вакыйга урыныннан мәгълүмат алсын өчен, гаммәви мәгълүмат чараларының өзлексез каналлары белән тәэмин итү. Моннан тыш, быел программа чараларын инвестицияләү буенча эшне көчәйтергә, шулай ук элемтә сыйфатын яхшырту буенча эшләрне дәвам итәргә кирәк, - диде Фәрит Фазылҗанов.