news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанның уңышы көчле икътисадта һәм милләтара татулыкта

Бүген Казанда «Валдай» халыкара клубы утырышы ачылды.

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанның уңышы көчле икътисадта һәм милләтара татулыкта

(Казан, 20 май, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан икътисади потенциалы көчле булу һәм милләтара татулык урнашу сәбәпле Россиянең алдынгы төбәкләре арасына керә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Валдай» дискуссия клубы мәйданчыгында хәбәр итте.

«Безнең уңышның нигезе — куәтле икътисади потенциал, бердәм дәүләт сәясәте кысаларында төрле дәүләтләр һәм төбәкләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлек, милләтара һәм конфессияара татулык һәм гражданлык килешүе», — диде республика җитәкчесе.

Татарстан Президенты тотрыклылык һәм төрле халык һәм конфессия вәкилләре арасындагы дустанә мөнәсәбәтнең тарихи традиция генә булмавын искәртте. «Бүген бу дәүләт хакимияте органнарының, җирле үзидарә органнарының, гражданлык җәмгыяте институтларының, академик һәм эксперт бергәлекләренең даими эшчәнлеге предметы», — диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының тулаем Россия кебек күп милләтле икәнлеген искә төшереп узды.

«Яшәү дәверендә теге яки бу халык булдырган барлык кыйммәтләр бер дәүләттә тормыш итүче һәм икътисади, сәяси һәм мәдәни хезмәттәшлекнең тыгыз элемтәләре белән үзара бәйләнгән халыкның уртак мәдәниятенә әверелә. Һәр этноста булган югары әхлакый ориентирларны саклап калу, аның казанышларын арттыру, телләрне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклау мөһим. Бу — иҗтимагый үсеш нигезе», — дип игътибарны юнәлтте ул.

Бүген Казанда «Валдай» халыкара клубы утырышы ачылды. Дискуссиянең төп темасы — «Россия һәм Үзәк Азия яңа заман куйган максатлар алдында — киләчәккә юл уртак».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100