news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинны ТАССРның 100 еллыгына багышланган бәйрәмгә чакырды

Истәлекле бәйрәм быел август аена планлаштырылган.

(Казан, 20 май, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинны ТАССРның 100 еллык юбилеен билгеләп үтү тантанасына чакырды. Бу хакта ул дәүләт башлыгы белән видеоэлемтә буенча эшлекле очрашуда әйтте.

«Агымдагы елда сезнең боерык белән республиканың 100 еллыгына багышланган тантаналы чаралар планлаштырылган. Төп бәйрәм Республика көнендә, 30 августта узачак. Сезне бәйрәмгә чакырам, чөнки 20 ел эчендә республикабыз өчен сез башкарган эшләрне санап бетерерлек түгел. Без сезгә чын күңелдән рәхмәтле», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты агымдагы елның августында истәлекле көнне лаеклы билгеләп үтәргә әзер булуын әйтте. 27 майда Татарстан Дәүләт Советының юбилейга багышланган утырышын һәм июнь аенда Татарстан Хөкүмәтенең тантаналы утырышын үткәрү планлаштырыла.

Моннан тыш, республиканың 100 еллыгына медаль чыгардылар, аның белән күренекле татарстанлылар бүләкләнде. Беренче медальне Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә тапшырдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100