Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов WorldSkills Russia илкүләм чемпионаты ачылышында катнашачак
«Яшь профессионаллар» илкүләм чемпионаты финалы 20-24 майда «Казан Экспо» комплексы территориясендә узачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 20 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген берничә эшлекле очрашу үткәрергә һәм WorldSkills Russia илкүләм чемпионаты финалы ачылышында катнашырга ниятли. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Рөстәм Миңнеханов беренчеләрдән булып Казанга рәсми сәфәр белән килгән Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова белән очрашыр дип көтелә. Шуннан соң ТР Президенты Төркиянең Anadolu Group компаниясе җитәкчелеге белән сөйләшүләр үткәрергә ниятли.
Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов WorldSkills International халыкара оешмасы һәм Samsung Electronics компаниясе җитәкчелеге белән эшлекле очрашулар үткәрәчәк. «Samsung Electronics һәм WorldSkills International арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую күздә тотыла», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.
Эш көне ахырында «Татнефть Арена» боз сараенда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VII илкүләм чемпионатының финалы ачылачак. Тантанада ТР Президенты да катнаша. «Рәсми Татарстан» сайтында чарадан турыдан-туры трансляция оештырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз