news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов патриарх Кириллдан Казан Изге Ана иконасы соборын изгеләндерүне сорады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл һәм Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл белән очрашты.

Миңнеханов патриарх Кириллдан Казан Изге Ана иконасы соборын изгеләндерүне сорады
tatarstan.ru

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»).Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл һәм Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

«Республика Президенты Патриарх Кириллга Казанда Казан Изге Ана иконасы соборын изгеләндерү үтенече белән мөрәҗәгать итте», — дип сөйләде Галимова.

Очрашу Мәскәүдә Данилов монастыренда Патриарш һәм Синодаль резиденциясендә узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100