news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнехановка «Татнефть» активларының 1,2 трлн сумга кадәр артуы турында хәбәр иттеләр

2019 ел нәтиҗәләре буенча нефть компаниясенең табышы 932 млрд сум, акционерларның чиста табышы 192 млрд сум тәшкил иткән.

Миңнехановка «Татнефть» активларының 1,2 трлн сумга кадәр артуы турында хәбәр иттеләр

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Нефть базарларындагы катлаулы вазгыятькә карамастан, "Татнефть" 2019 елны җитештерү күрсәткечләре һәм активлар үсеше белән тәмамлады. Эш нәтиҗәләренә бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узган утырышта йомгак ясалды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

«Директорлар советы „Татнефть“ төркеменең 2019 ел нәтиҗәләре буенча финанс нәтиҗәләре белән танышты. Төркемнең консолидацияләнгән активларының бәясе 2019 елда 3,1 процентка артты һәм 1,2 трлн сум тәшкил итте», -дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Активлар структурасында үзгәрешләр Тольяттида нефть химиясе комплексы һәм Санкт-Петербургта АЗС челтәрен сатып алу сәбәпле барлыкка килгән.

Ел нәтиҗәләре буенча «Татнефть»нең кереме, экспорт пошлиналарын һәм акцизларны исәпкә алып, 932 млрд сум тәшкил итте, акционерларның чиста табышы — 192 млрд сум.

Утырыш барышында Директорлар советы ел нәтиҗәләре буенча дивидендлар турындагы мәсьәләне дә карады. Элегрәк түләүләр 2019 елның 6 һәм 9 аенда үткәрелгән иде, барлык акционерлар акциягә 64,4 сум акча алган иде. Директорлар советы акционерларның еллык гомуми җыелышына 2019 ел нәтиҗәләре буенча өстәмә дивидендлар түләмәскә тәкъдим итте.

«2019 ел нәтиҗәләре буенча дивидендларга карата карар кабул иткәндә, Директорлар советы нефть һәм нефть продуктлары базарындагы агымдагы вазгыятьне исәпкә алды, ул бөтен дөнья буенча карантин чаралары фонында ихтыяҗның шактый кимүенә бәйле, бу дивидендлар түләү чыганагы булган ирекле акча агымы фаразына, шулай ук килеп туган шартларда компаниянең нормаль эшчәнлеген тәэмин итү өчен финанс ресурсларын мобилизацияләү зарурлыгына тәэсир итә», — дип аныкладылар матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100