Бүген «Созвездие – Йолдызлык» фестивале гран-при иясенең исеме билгеле булачак

Гран-при иясенең исемен "Пирамида" күңел ачу үзәге сәхнәсеннән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтәчәк.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Бүген "Пирамида" күңел ачу үзәге сәхнәсеннән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Созвездие – Йолдызлык» фестиваленең гран-при иясенең исемен әйтәчәк. Бу хакта Татарстан Хөкүмәтенең рәсми сайтында хәбәр ителә.

Быел әлеге фестиваль Комсомолның 100 еллыгына багышлана.Ул "Миллионынчы катнашучы" лозунгы белән үтә. Катнашучылар саны - 1500.