news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Антисептикларга бәяләрне арттыруга юл куярга ярамый

Татарстан Президенты дезинфекция чараларын җитештерүне арттыру турында фикер алышу өчен «Аромат» акционерлык җәмгыятендә булды.

Рөстәм Миңнеханов: Антисептикларга бәяләрне арттыруга юл куярга ярамый
http://tatarstan.ru/

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Антисептикларга бәяләр арттыру һәм Интернетта аларны кыйммәтрәк бәягә сатуга юл куярга ярамый, диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның «Аромат» АҖендә. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов дезинфекцияләү чараларын җитештерү күләмен арттыру турында сөйләшү өчен предприятиедә булды. «Аромат» АҖ сәнәгать һәм автотранспорт предприятиеләре өчен гадәти һәм зур савытта да антисептик җитештерә ала. Моның өчен компаниягә махсус акциз кирәк.

Татарстан Президенты бу мәсьәләне шәхси контрольгә алды, чөнки сүз кешеләрнең иминлеген тәэмин итү турында бара. Якын арада ул аны федераль дәрәҗәдә фикер алышуга чыгарачак.

«Интернетта хәзер югары бәядән антисептик чаралар тәкъдим итүче спекулянтлар таралды. Моңа юл куярга ярамый. Сәүдә һәм даруханә челтәрләре аша тиешле күләмдә антисептиклар сатуны тәэмин итәргә кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Кичә Татарстанда республика җитәкчесе күрсәтмәсе белән идарә органнары һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча территориаль өстәмә система көчләре өчен югары әзерлек режимы кертелде.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстанда коронавируска тикшерү өчен тагын өч лаборатория ачылачак, дип хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100