news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Донбасс халкына тиешле ярдәм күрсәтәчәкбез

Республиканың зур предприятиеләре җитәкчеләренә, безнең партия активына мөрәҗәгать итәчәкбез, мөмкин булганның барысын да эшләячәкбез, диде ТР Дәүләт Советы Рәисе.

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Донецк һәм Луганск республикаларыннан эвакуацияләнгән кешеләргә тиешле гуманитар ярдәм күрсәтәчәк. «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шулай дип белдерде.

«Республиканың зур предприятиеләре җитәкчеләренә, безнең партия активына мөрәҗәгать итәчәкбез, мөмкин булганның барысын да эшләячәкбез. Без чит кешеләрнең кайгысына битараф түгел», - диде Мөхәммәтшин.

Шунысын да искәртик: «Бердәм Россия» партиясе Генераль советы секретаре Андрей Турчак Ростов өлкәсенә Донецк һәм Луганск республикаларыннан эвакуацияләнгән кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен яшьләр активы җибәрелүе хакында элегрәк хәбәр иткән иде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән координациядә төркем әгъзалары тиешле ярдәмнең күләмен бәяләячәк.

Җыелма төркем «Без бергә» хәрәкәте штабларында эшләүче иреклеләрдән, «Бердәм Россия Яшь Гвардиясе», «Гомумроссия халык фронтының яшьләр бүлеге» вәкилләреннән формалаштырылган. «Бердәм Россия» депутатлары шулай ук качакларга булышлык итәчәк – парламентарийлар качаклар вакытлыча урнашкан пунктларда булып, кешеләргә тиешле ярдәм күрсәтәчәк.

Ростов өлкәсе башлыгы һәм төбәкнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән берлектә ярдәмнең кирәкле күләме (балалар ризыгы, канцелярия товарлары, продуктлата бирелә торган паек, су, урын-җир әйберләре, көнкүреш техникасы һ.б.) билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100