news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүне оештыру комитеты утырышын уздырачак

Татарстан Президенты Израильнең Россия Федерациясендәге вәкиле белән хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре хакында сөйләшәчәк.

Рөстәм Миңнеханов Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүне оештыру комитеты утырышын уздырачак
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек һәм аны бәйрәм итүне оештыру комитеты утырышын үткәрергә, ТР Дәүләт Советы сессиясендә, шулай ук Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чарада катнашырга ниятли. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Иртән Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында Россия Федерациясендәге Израиль Дәүләте эшләрендә вакытлы ышанычлы Яков Ливнены кабул итәчәк. Сөйләшүләр барышында яклар Татарстан һәм Израиль арасындагы хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре, шулай ук ике яклы товар әйләнешен арттыру юллары хакында фикер алышыр дип көтелә. 2019 елда ул 28,7 миллион долларга якын тәшкил иткән һәм аны тагын да арттыру өчен мөмкинлекләр зур.

Ливне белән очрашудан соң Татарстан Президенты алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының җиденче утырышында катнашырга ниятли. Көн тәртибенә 29 мәсьәлә кертелгән, алар арасында ТР буенча эчке эшләр министрының полициянең 2019 елдагы эшчәнлеге турындагы хисабы, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең республикада кеше һәм гражданинның хокуклары һәм ирекләре үтәлеше турындагы доклады һәм башкалар бар.

Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек һәм аны бәйрәм итү буенча оештыру комитеты утырышын үткәрәчәк. Утырышта, Бөек Ватан сугышында катнашучыларны социаль яклау чараларын да кертеп, күп кенә мәсьәләләрне карарга ниятлиләр.

ТР Пенсия фонды бүлеге мәгълүматларыннан күренгәнчә, юбилей датасы уңаеннан фронтовиклар, пенсия һәм социаль өстәмәләрне дә кертеп, 150 мең сум күләмендә акча, шулай ук РФ Президенты Владимир Путин указы һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы буенча бер генә тапкыр бирелә торган компенсация алачак.

Кичен республика Президенты Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында узачак Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарада катнашырга ниятли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100