news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев: ТАССР 100 еллыгы һәм Җиңү бәйрәменә бизәлеш уйлап эшләнергә тиеш

«Бизәү башлангач, бигрәк тә Казанда, бер-берсенә каршы килмәслек итеп урнаштыруны дикъкать белән карап, матур итеп эшләргә кирәк», — диде Дәүләт Киңәшчесе.

Минтимер Шәймиев: ТАССР 100 еллыгы һәм Җиңү бәйрәменә бизәлеш уйлап эшләнергә тиеш
tatrstan.ru

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ТАССР 100 еллыгын бәйрәм итү һәм 9 Май якынча бер вакытка туры килүен, шуңа Татарстанда бизәлеш уйлап эшләнергә тиешлеген әйтте. Бу фикерен ул Министрлар Кабинетында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек һәм аны бәйрәм итүне оештыру комитеты утырышында җиткерде.

«Безнең бер мәсьәлә килеп туарга мөмкин: Җиңү көннәренә әзерлек барганда, бәйрәм иткәндә, республиканың 100 еллыгы да туры килә. Анда да төрле брендлар каралган. Бизәү башлангач, бигрәк тә, Казанда, бер-берсенә каршы килмәслек итеп урнаштыруны дикъкать белән карап, матур итеп эшләргә кирәк. Берсен алып атып кына икенчесен куя алмыйбыз. Икесен тәңгәлләштереп эшләргә кирәк», — диде Минтимер Шәймиев.

Дәүләт Киңәшчесе әйтүенчә, яңа брендлар ясау турында сүз бармый, тик бизәү мәсьәләләре турында һәр шәһәрдә, бистәдә, авылда уйларга кирәк. «Берсе өстенә берсе куелырлык булмасын», — диде.

Минтимер Шәймиев фикерен Татарстан Президенты да хуплады. «Бу мәсьәләне өстәмә рәвештә урыннарда карарбыз. Зур игътибар бирергә, ничек булырга тиешлеге турында күрсәтмәләр бирергә кирәк», — диде. Бизәү элементлары турында ул: «Алар синхронлы итеп куелырга, бер-берсен тулыландырып торырга тиеш», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент оештыру комитеты Ватанны саклаучылар көне алдыннан узуын искәртте һәм якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрикләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100