news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Җиңүнең 75 еллыгы юбилей медальләре югары дәрәҗәдә тапшырылырга тиеш

Президент Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек һәм аны бәйрәм итүне оештыру комитеты утырышын уздырды.

Миңнеханов: Җиңүнең 75 еллыгы юбилей медальләре югары дәрәҗәдә тапшырылырга тиеш
tatarstan.ru

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы юбилей медальләре ветераннарга югары дәрәҗәдә тапшырылырга тиеш. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Министрлар Кабинетында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек һәм аны бәйрәм итүне оештыру комитеты утырышында шул хакта кисәтте.

«Медальләрне югары дәрәҗәдә, эчтәлекле итеп тапшырырга кирәк, болай гына өләшеп чыгу түгел. Шулай ук, барлык тиешле түләүләрне вакытында түләргә, „килегез, акчаны алыгыз“ дип түгел. Моның өчен кем җавап бирә, истә тотыгыз. Барысы да кешелекле төстә узарга тиеш. Формализмга юл кую ярамый», — диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы юбилей медале гамәлгә куелганын, РФ Президенты фәрманы белән аны тапшыру инструкциясе кертелгәнен билгеләп узды.

«Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан медальләр тапшыру буенча старт бирелде. Район башлыклары җаваплы. 8 майга кадәр төгәлләргә дип уйланылган иде, тик медальләрне иртәрәк тә тапшырып бетерергә планлаштырабыз», — диде Ләйлә Фазлыева.

«2020 ел Россия территориясендә хәтер һәм дан елы буларак игълан ителде. Бәйрәмгә 79 көн калды. Бөек вакыйгаларга багышланган чаралар барлык районнарда старт алды», — диде.

Ләйлә Фазлыева ялгыз, туганнар игътибарыннан мәхрүм калган өлкәннәргә аеруча зур игътибар кирәклеген искәртте. «Нурлат районында картлар һәм инвалидлар йортында Бөек Ватан сугышында катнашкан ветеран Габбас Батыршин яши. Учреждениедә аңа зур игътибар күрсәтелә. Безнең төп максат — игътибарны киметмәү, көн саен безнең рәхмәтне тойсыннар», — диде.

Ул РФ Президенты Указы буенча, Бөек Ватан сугышы ветераннарына бер тапкыр бирелә торган 75 мең һәм 50 мең сум акча каралганын искәртте. Сугыш инвалидлары, сугышта катнашкан кешеләр, Блокадалы Ленинград халкы, концлагерьларның балигъ булмаган тоткыннарына 75 мең сум биреләчәк. 50шәр мең сум тыл хезмәтчәннәре, концлагерьларның балигъ тоткыннарына каралган.

«Татарстанда, моңа өстәп, сугышта катнашканнарга, ветераннарга 25 мең сум һәм тыл хезмәтчәннәренә, һәлак булганнарның тол хатыннарына 5 мең сум бирү турында карар кабул ителде», — диде вице-премьер.

Рөстәм Миңнеханов бөтен чаралар адреслы характерда булырга тиешлегенә басым ясады. Район һәм шәһәр администрацияләре ветераннарга иң якын торган органнар булуын әйтте. Питрәч башлыгы Илһам Кашапов ветераннарның өйләренә барып, диспансеризация уздыру эше турында сөйләде.



Татарстанда 33 мең 216 Бөек Ватан сугыш ветераны яши, шул исәптән 1195 сугышта катнашкан кеше. 150 кеше «Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән. Сугыш елларында каһарманлыгы, батырлыгы өчен Татарстаннан 185 кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган. 48 кеше өч дәрәҗәдәге Дан ордены белән бүләкләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100