ТР Президенты: “Без “Җиңүчеләр уеннары-2014” чарасын иң югары дәрәҗәдә уздыра алачакбыз”

Рөстәм Миңнеханов түрәләрнең хаталары өчен Чулпан Хаматова алдында гафу үтенде

 (Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан түрәләре китереп чыгарган буталчыклык һәм балаларның Бөтендөнья “Җиңүчеләр уеннары”н уздыру форматы турында дөрес булмаган мәгълүмат биргән өчен, Чулпан Хаматова һәм “Подари жизнь” хәйрия фонды алдында гафу үтенә.

Исегезгә төшерик: моңа кадәр ММЧда хәйриячелек эшчәнлеге белән танылган актрисаның әңгәмәсе чыкты, анда ул Казанда “Җиңүчеләр уеннары-2014” чарасын уздыру буенча ирешелгән килешүләрнең гамәлдән чыгу мөмкинлеге турында әйтә.

ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов үз исеменнән һәм ТР җитәкчелеге исеменнән рәсми рәвештә белдергәнчә, Татарстан Казанда 2014 нче елның Бөтендөнья балалары “Җиңүчеләр уеннары”н оештыру һәм уздыру буенча барлык алынган вәкаләтләрне башкарырга әзер.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан трүләренең килешү процедураларында һәм чараның бюджетын билгеләүдә хаталар ясаувын таный.

“Без 2014 нче елның Бөтендөнья балалары “Җиңүчеләр уеннары” катнашучыларын лаеклы рәвештә каршы ала һәм ярышларны иң югары дәрәҗәдә уздыра алырбыздип ышанам, - диде ТР Президенты. – Моның өчен Казанда барлык кирәкле заманча спорт инфраструктурасы, волонтерлар, балаларга яшәп торырга уңайлы кунакханәләр бар”.

Белешмә өчен: Бөтендөнья балалар җиңүчеләр уеннары – онкологик авырулар кичергән балалар өчен спорт ярышлары, аларны 2010 нчы елдан “Подари жизнь” хәйрия фонды уздыра. Чарада 7-16 яшьлек балалар катнаша. 2014 нче елда Уеннарда 35 команда катнашыр дип көтелә (Россиянең 20 һәм  чит илләрнең 15 командасы).