news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәймиев: 85 яшь тулганга ышанып булмый, эш белән мавыкканда бу хакта уйларга вакыт юк

Бүген Татарстанның Беренче Президенты, Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә 85 яшь тулды.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанның Беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев үзен 85 яшьлеге белән котлаучыларның барысына да рәхмәт әйтте.

Ул Татарстанның уңышларында Россия һәм республика җитәкчеләренең, аның халкының уртак тырышлыгына зур роль бирелүен әйтте. Бу турыда Татарстан Республикасы җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Күп еллык хезмәттәшлек һәм үзара аңлашу өчен, республиканың яңа тарихына язылган уртак зур эшләр өчен рәхмәт сезгә. <…> Хәтерлим әле, үземнең 70 яшьлегемдә: „Юбилее минеке, еллары минеке түгел“, — дигән идем. Чынлап та, миңа 85 яшь икәненә үземнең дә ышанасым килми. Эш белән мавыкканда бу хакта уйламыйсың — вакыт юк», — диде Шәймиев.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе сүзләренчә, халкыбызның көче аның хезмәт сөюендә, өлкәннәрне һәм үз Ватанын хөрмәт итүдә, гаилә һәм мәдәни кыйммәтләрне саклауда, туган җиргә сакчыл карауда. Әлеге сыйфатлар аңа һәр көнне куелган бурычларны, конкрет эшләрне үзенә үтәргә булыша, «чөнки кешеләр алдында үзеңә җаваплылык алынган».

«Без инде хәзер үк хезмәтебезнең искиткеч җимешләрен күрәбез. Мисал китерәм. Быел Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын дәүләт масштабында бәйрәм итәргә карар кабул иттек. Без илебезнең җитәкчелегенә әлеге зирәк карар өчен рәхмәтле», — дип билгеләп үтте юбиляр.

Ул мондый адымнар кабул итүнең Россия кебек күп динле ил өчен мөһим булуын искәртте. Дәүләт Киңәшчесе шул исәптән Болгарны торгызу һәм аны ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертүне дә атады

«Шулай итеп, тарихи фактны бөтен дөнья таныды: 922 елда монда бабаларыбыз дәүләте — Идел буе Болгары, хәзерге Россия Федерациясе территориясендә беренче булып, ирекле һәм рәсми рәвештә ислам динен кабул иткән. Мондый тану булмаса, ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын югары, дәүләт дәрәҗәсендә бәйрәм итү мөмкин булмас иде», — дип өстәде Шәймиев.

Бүген Татарстанның Беренче Президенты, Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә 85 яшь тулды. Көн дәвамында аның адресына төбәк җитәкчеләреннән, Россия һәм чит ил сәясәтчеләреннән, дипломатлар һәм башка танылган шәхесләрдән котлаулар килә. Аның хөрмәтенә Татарстанда фотокүргәзмә ачылды. Аны «Хәзинә» галереясендә карарга була.

Моннан тыш, бүген Россия Президенты Владимир Путин Шәймиевне Изге апостол Андрей Первозданный ордены белән бүләкләде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100