news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт районы башлыгы: Минтимер Шәймиев глобаль проектлар идеологы иде, хәзер дә шулай

«Минтимер Шәймиев һәрвакыт таң калдыра һәм рухландыра», — диде Тимур Нагуманов.

Әлмәт районы башлыгы: Минтимер Шәймиев глобаль проектлар идеологы иде, хәзер дә шулай
"Татнефть" ГАҖ матбугат хезмәте

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Әлмәт районы башлыгы, Әлмәт шәһәре мэры Тимур Нагуманов Минтимер Шәймиевнең 85 яшьлек юбилеенда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстанның беренче Президентының киләчәк буыннар өчен ныклы нигез салучы глобаль проектлар авторы һәм идеологы булуын, хәзер шулай булып калуын әйтте.

«Минтимер Шәймиев һәрвакыт таң калдыра һәм рухландыра. Ул киләчәк буыннар өчен ныклы нигез салучы глобаль проектлар авторы һәм идеологы иде, хәзер дә шулай булып кала», — дип белдерде әңгәмәдәш агентлыкка.

Тимур Нагуманов Әлмәтнең һәм тулаем Татарстанның уңышы, Минтимер Шәймиевнең, республиканың Бберенче Президенты буларак, акыллы идарә карарлары белән турыдан туры бәйләнгән булуын искәртте.

Бүген Минтимер Шәймиев мәгариф системасы белән шөгыльләнә. Әлмәттә «Адымнар» күптелле комплексын булдыру проекты гамәлгә ашырыла.

«Бер яктан без чиксез бәхетле. Без бу турыда күптән хыялландык, — дип уртаклашты Тимур Нагуманов. — Бу — шәһәребез өчен кирәкле үтә заманча белем бирү комплекслары. Заманча белем бирү — ул бүген must have тарих. Икенче яктан, әлеге проект киләчәктә тагын да зуррак әһәмияткә ия булачак, чөнки бу безнең киләчәк буыннарга нигез белән эшләү». 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100