news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Гражданнарны коронавирустан вакцинацияләү буенча зур эш көтә

«Безнең алда зур аңлату эшләре тора. Миндә бернинди шик юк: без шушы эш хисабына вирусның куркынычсызлыгы күрсәткеченә ирешәчәкбез», — диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов: Гражданнарны коронавирустан вакцинацияләү буенча зур эш көтә
tatarstan.ru

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда гражданнарны коронавирустан вакцинацияләү буенча зур эш көтелә. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсенең коллегия утырышыннан соң журналистларга шушы бурыч торганын әйтте.

«Безнең илдә өч вакцина. Без проектларда катнашабыз. Үзебезнең гражданнар сыйфатында бу чыннан да куркынычсыз икәнен күрәбез. Безнең алда зур аңлату эшләре тора. Миндә бернинди шик юк: шушы эш хисабына вирусның куркынычсызлыгы күрсәткеченә ирешәчәкбез», — диде Рөстәм Миңнеханов. 

Президент 68 вакцинация ноктасы билгеләнгәнен, аларның саны арттырылачагын әйтте. «Без медицина учреждениеләреннән тыш, сәнәгать предприятиеләрен дә җәлеп итәчәкбез. „Казаноргсинтез“, „КамАЗ“да мондый эш башланды. Дәвам иттереләчәк», — диде.

«Без алган 13 мең вакцинаның 6 меңе белән вакцинация үткәрелде. Бу айда 190 мең вакцина алачакбыз», — дип әйтте Президент.

Рөстәм Миңнеханов вакцинация эшен системалы, дөрес итеп оештырырга кушты. «Моның өчен барысы да бар. Иң мөһиме — чиратсыз башкарырга. Дәүләт хезмәтләре порталы да шуның өчен эшли. Проблемалары булган һәм вакцинациягә килгән кешеләрнең аерым маршрутлары булырга тиеш. Бу сорау көн саен контрольдә», — дип белдерде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100