news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов «112» хезмәтенә коммуналь авария гаризаларын кабул итәргә кирәк дип саный

Операторлар су, электр һәм җылылык белән тәэмин итүгә бәйле проблемалар буенча да шалтыратулар кабул итәчәк.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «112» хезмәтенә коммуналь авария буенча да гаризалар кабул итәргә тәкъдим итте.

Узган ел операторлар 2 миллионнан артык шалтыратуны эшкәрткән. Бу 2019 ел белән чагыштырганда, 250 мең мөрәҗәгатькә күбрәк. Бу турыда Рөстәм Миңнеханов Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы белән Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының йомгаклау коллегиясендә әйтте.

«Операторлар тәүлегенә уртача 6,5 меңнән артык чакыру кабул итте. Бу республиканың ашыгыч хезмәтләренә мөрәҗәгатьнең гомуми санының 50 процентын тәшкил итә», — диде Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, быел хезмәт эшчәнлеген киңәйтү планлаштырыла. Операторлар су, электр һәм җылылык белән тәэмин итү проблемаларына бәйле чакыруларны да кабул итәчәк.

«Функцияне киңәйтү республикада яшәүчеләрдән авария турында мәгълүмат кабул итү һәм аларга хәбәр итү уңайлы булсын өчен планлаштырыла», — диде Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100