news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов янгын сүндерүчеләргә 19 яңа автомобиль тапшырды

Узган елның җәендә Татарстан Президенты республика янгын сүндерүчеләренә һәм коткаручыларына 33 янгын сүндерү, коткару һәм җиңел автомобиль ачкычларын тапшырган иде инде.

Рөстәм Миңнеханов янгын сүндерүчеләргә 19 яңа автомобиль тапшырды
Салават Камалетдинов

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы (МЧС) хезмәткәрләренә яңа 19 янгын сүндерү машинасы һәм автомобиль ачкычларын тапшырдылар. Тапшыру тантанасы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һәм ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының йомгаклау коллегиясе башланыр алдыннан узды.

Узган елның июнь аенда ТР Президенты янгын сүндерүчеләргә һәм коткаручыларга 33 янгын сүндерү, коткару һәм җиңел автомобиль ачкычлары тапшырган иде инде. Бүген аларның саны тагын 19 яңа автомобильгә артты - аларны шулай ук Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

«2020 ел гади генә ел булмады, әмма Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы барлык авырлыкларны җиңәргә мөмкинлек бирде», — диде ТР Президенты.

Өч ел эчендә республикада барлыгы 32 янгын сүндерү объекты яңартылды - шуларның дүртесе яңадан төзелде, бишесе тулысынча ремонтланды. Хәзер 23 янгын сүндерү депосында ремонт дәвам итә. Моннан тыш, узган елда гына да 52 янгын сүндерү техникасына ремонт ясалган.

Янгын сагы деполарын төзү һәм ремонтлауга һәм яңа автомобильләр сатып алуга республика бюджетыннан 542 млн сум акча тотылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100