news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты стипендиясен 1,5 мең сумга арттырды

Яңалык 2019 елның 1 сентябреннән башлап кызыксындыру түләүләре билгеләнгән стипендиатларга кагылачак.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты стипендиясен 1,5 мең сумга арттырды
архив/Владимир Васильев

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең указы белән республика җитәкчесе стипендияләре күләмен 5,5 мең сумнан 7 мең сумга кадәр арттырды.

ТР Президенты стипендияләре республика югары уку йортларында көндез укучы укучыларга Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадаларының һәм мәктәп укучыларының халыкара олимпиадалары йомгаклау этабы, шулай ук мәктәп укучылары арасында башка олимпиадаларда җиңүчеләргә һәм призерларга билгеләнә.

«Әлеге указ аңа кул куелган көннән үз көченә керә һәм үз гамәлен 2019 елның 1 сентябреннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә тарата», – дип билгеләп үтелә документта.

  • 2019 елның 1 сентябреннән Татарстан югары уку йортларының 89 студенты – республикада даими яшәүче 36 яшь һәм Россиянең башка төбәкләреннән 53 кеше кызыксындыру түләүләре ала башлады. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр иткән иде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100