news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин калдык эшкәртә торган заманча заводлар күбрәк булырга тиеш дип саный

Дәүләт башлыгы фикеренчә, әйләнә-тирә мохиткә преприятиеләр китергән зыянын киметергә кирәк.

Владимир Путин калдык эшкәртә торган заманча заводлар күбрәк булырга тиеш дип саный
kremlin.ru

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Россиядә калдыкларны эшкәртү заводлары күбрәк булырга тиеш, әмма аларны иң заманча технологияләр кулланып кына төзергә кирәк. Бу фикерен Россия Президенты Владимир Путин зур матбугат конференциясендә журналист соравына җавап биргәндә әйтте.

«Безгә предприятиеләр төзү тармагын үстерергә кирәк. Алар инде төзелә. Эшкәртү предприятиеләре саны артырга тиеш. Халыкка нинди предприятие икәнлеген, аның эш тәртибен, әйләнә-тирәгә һәм предприятие янында яшәүчеләргә зыян килмәвен аңлатырга кирәк», — диде дәүләт башлыгы.

«Дөньяның зур мегаполисларында, әйтик, Токиода, эшкәртү предприятиеләре шәһәр читендә урнашкан. Төтен чыгармыйлар, ис таратмыйлар, кешеләр тормышын бозмыйлар, экологиягә зыян салмыйлар. Әгәр без яңа технологияләрне куллансак, ә нәкъ шулай эшләргә җыенабыз да, бернинди проблемалар да килеп чыгарга тиеш түгел», — диде Россия Президенты, Япония башкаласындагы заводны мисалга китереп.

Тулаем алганда, Россиядә чүп реформасы старт алды, федераль чүп операторы һәм 200 төбәк операторы булдырылды, каты көнкүреш калдыклары белән эш итүнең территориаль схемасы эшләнде, дип искәртте Путин. Борчыган проблеманы хәл итүне сузарга ярамый, диде ул.

«Күз алдына китерәсезме, без ил буенча елына 70 млн тонна көнкүреш калдыклары алабыз, Бу бик күп. Көнкүреш калдыкларын эшкәртү кебек тармак Советлар Союзында һәм яңа Россиядә беркайчан да булмады, без аны нульдән башлап төзибез», — диде Путин.

Бөтен ил буенча халык белән чүп-чар темасына диалог урнаштырырга кирәк, дип өстәде ул. Моның буенча әле эшлисе бар. «Нәрсә җитми? Минемчә, кешеләр белән турыдан-туры аралашу. Калдыклар ничек эшкәртелә, кайда күмеләчәк, ничек һәм нинди эшләр башкарыла, барысын да күрсәтергә кирәк», — диде ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100