news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремле 31 декабрьдә кем ял итәчәген аңлатты

Яңа ел алдыннан ял турында Татарстан Президенты күрсәтмәсе дәүләт хезмәткәрләренә кагыла, ә калганнарга ял көне дип игълан итәргә тәкъдим ителде.

Казан Кремле 31 декабрьдә кем ял итәчәген аңлатты
архив

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Яңа ел алдыннан эш көнен 28 декабрьгә күчерү турындагы күрсәтмәсе дәүләт хезмәте хезмәткәрләренә кагыла. Моннан тыш, республика предприятиеләре һәм оешмаларына 31 декабрьне хезмәткәрләр өчен ял көне дип игълан итәргә тәкъдим ителде. Бу хакта брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Дәүләт хезмәте хезмәткәрләренә кагылышлы Татарстан Президенты күрсәтмәсе бар, ә башка оешмаларга, җитәкчеләргә, районнарга, ведомстволарга Рөстәм Нургалиевич тарафыннан тәкъдимнәр бар, без коллегаларыбыз тарафыннан бу тәкъдим хупланыр дип өметләнәбез», — дип сөйләде Галимова.

Искәртеп узабыз, элегрәк Рөстәм Миңнеханов 31 декабрьне Татарстанда ял көне дип игълан иткән иде, бу хакта ул Instagramда хәбәр итте.

Лилия Галимова сүзләренчә, 31 декабрьдә ял өчен тавыш бирүдә 260 меңгә якын кеше катнашкан, 8 мең репост эшләнгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100