Рөстәм Миңнеханов: “Төзәтү колонияләрендә һәм тикшерү изоляторларында кулга алынганнар һәм хөкем ителгәннәрне тоту шартлары нормага җавап бирергә тиеш”

Рөстәм Миңнеханов: “Төзәтү колонияләрендә һәм тикшерү изоляторларында кулга алынганнар һәм хөкем ителгәннәрне тоту шартлары нормага җавап бирергә тиеш”

(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең катлаулы эшчәнлеге агымдагы елда уңай бәягә лаек булды.

Бүген идарәнең коллегия утырышында катнашкан Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, кулга алынганнарны һәм хөкем ителгәннәрне җәзалау өчен җаваплы булган хезмәт вәкилләренә бер җитди кисәтү дә ясамады.

Утырышта шулай ук ТР Президентының Дәүләт-хокук идарәсе башлыгы Рәйсә Сәхиева, ТР эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, республика прокуроры Кафил Әмиров, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе җитәкчесе Дәүфит Хәмәдишин, ТР Министрлар Кабинетының административ һәм хокук саклау органнары идарәсе башлыгы Александр Вайда, РФ Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең ТР буенча Идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Барсуков һәм башкалар катнашты.

“Алдагы эшчәнлегегездә муниципалитетлар һәм Хөкүмәт дәрәҗәсендә ярдәм булуы зарур. Башлангыч адымнарда мин үземнән ярдәм күрсәтергә әзер. Команданың четерекле шартларда эшләвен истә тотып, эшчәнлегегездә позитив процессларны аермачык күрәбез”, - дип белдерде Хөкүмәт башлыгы. Аның әйтүенчә, 16 мең хөкем ителгән республика гражданының иреккә чыккач, янә зонага эләкмичә, тормышның ямен намуслы хезмәттә табуы мөһим. Социаль тернәкләндерү мәсьәләсендә Рөстәм Миңнеханов ведомствоара төркем төзү зарурлыгына басым ясады. “Шартлы рәвештә хөкем ителгән кешеләрне дә һәрдаим күзәтчелек астында тотарга кирәк”, - дип саный ул.

Хөкүмәт җитәкчесе хокук саклау органнарының республика буенча урыннардагы бүлекчәләренә һәм муниципалитетларга иреккә чыккан гражданнарны хезмәт урыннары белән тәэмин итү бурычын йөкләде. “Хезмәт ресурслары проблемасы белән күзгә-күз очраштык. Яр Чаллы, Түбән Камада да белгечләргә кытлык бар. Эшче көчләрнең ихтыяҗын күздә тотып, тәрбия процессын эшкә җигеп, әлегә җәза-башкару системасы учреждениеләрендә тотылучы эшче көчләрне кулдан ычкындырмаска кирәк. Юридик чикләүләр булса да, мөмкинлекләр табарга була. Җәзасын үтәгәч, иреккә чыккан гражданнарны укыту, белгечлек буенча әзерләү өстендә дә эшләргә кирәк. Авыл хуҗалыгы бизнесы да чәчәк ата. Бу мәсьәләдә сезгә стратегик партнер таләп ителә”, - дип, Рөстәм Миңнеханов бу уңайдан Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча баш идарәсеннән тәкъдимнәр көтеп калды. Моннан тыш, бүгенге көндә идарәдә хезмәт куючы кадрларның квалификациясен күтәрү мәсьәләсе дә игътибар үзәгеннән читтә калмаска тиеш. Шулай да Премьер-министр хезмәт хакы, торак белән тәэминат проблемаларының да кадрларның идарәдән агышына тискәре йогынты ясавын таныды.

Рөстәм Миңнеханов идарә эшчәнлегендәге җитешсезлекләргә тукталып, иректән мәхрүм итү урыннарында лимитны арттыру, хөкем ителгәннәрне тоту өлкәсендә проблемаларны искәртте. “Дөрес, бу проблемалар объектларның тузганлыгы белән дә бәйле. Алга таба федераль, республика бюджеты, иганәчеләр ярдәме белән, кулга алынганнарны тоту шартларын камилләштерү өстендә эшләячәкбез. Яшәү шартларына аеруча җитди игътибар булуы зарур. Биналардагы начар шартлар хөкем ителгәннәрне уңай якка тәрбияләү өчен тискәре тәэсир итә. Матди базаны ныгыту мәсьәләсе әле көн кадагында кала бирә. Төзәтү колонияләрендә һәм тикшерү изоляторларында уңай шартлар тудырылган очракта, кеше үзен башкача хис итә. Алар нормага җавап бирергә тиеш”, - ди Премьер-министр.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында макроикътисади күрсәткечләргә дә тукталды. “Бюджет үтәлеше, өстенлекле илкүләм проектлар кысаларында программалар, республикакүләм программалар тиешле дәрәҗәдә гамәлгә ашырыла. План күрсәткечләре арттырып та башкарыла”, - ди ул. Хөкүмәт башлыгы тулаем төбәк продуктының быел 30 миллиард долларны тәшкил итәчәген фаразлады.

Рөстәм Миңнеханов идарә җитәкчелегенә һәм хезмәткәрләренә җаваплы эшләре өчен рәхмәтен җиткереп, алдынгы хезмәткәрләргә ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларын тапшырды. ТР Эчке эшләр министрлыгының Рәхмәт хатлары белән алдынгыларны министр Әсгать Сәфәров бүләкләде.

Коллегия утырышында чыгыш ясаган ТР прокуроры Кафил Әмиров һәм Әсгать Сәфәров идарә эшчәнлегенә шулай ук уңай бәя бирде. Шулай да Кафил Әмиров кайбер кимчелекләрне телгә алып узды. Беренчедән, кадрлар агышы шик тудыра. 354 кеше кабул ителеп, 370 енең вазифаларыннан азат ителүе, хезмәткәрләрнең һөнәри дәрәҗәсе түбән булуы турында уйланырга мәҗбүр итә. Икенчедән, төзәтү колонияләрендә һәм тикшерү изоляторларында спиртлы эчемлекләр куллану күрсәткечләре югары.