Минтимер Шәймиев РФ Дәүләт Советы утырышында катнаша

Минтимер Шәймиев РФ Дәүләт Советы утырышында катнаша

(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Мәскәүдә РФ Дәүләт Советының агымдагы елда соңгы утырышы уза. Ул Президентның Федераль Җыенга Юлламасын гамәлгә ашыруга багышланган. Утырышта ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнаша.

“Новости” РМА хәбәр иткәнчә, Дәүләт Советының эш төркеме җитәкчесе, Липецк өлкәсе хакимият башлыгы Олег Королев һәм икътисади үсеш һәм сәүдә министры Эльвира Нәбиуллина төп докладлар белән чыгыш ясар дип көтелә.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, быел Президент Юлламасындагы төп нигезләмәләрнең берсе халыкара куркынычсызлыкка, аерым алганда Ауропада гадәти кораллы көчләр турында килешүгә багышланган бүлек булды. Владимир Путин Россия тарафыннан бу килешүне үтәүгә мораторий игълан итүнең нигезле (ким дигәндә, барлык НАТО илләре аны ратификацияләп, төгәл үти башлаганчы) булачагы хакында белдерде.

РФ Президенты шулай ук нанотехнологияләр өлкәсендә тикшеренүләр системасын төзү зарурлыгына игътибар юнәлтте. Ул Россиянең нанотехнологияләр корпорациясен төзергә һәм аңа 130 миллиард сумнан да кимрәк булмаган күләмдә акча күчерергә тәкъдим итте. Дәүләт Думасы исә “Россия нанотехнологияләр корпорациясе турында” закон кабул итте. Әлеге документта оешманың хокукый хәле, принциплары, төзү һәм эшчәнлеге максатлары раслана.

Дәүләт башлыгы Россиядә милләтара һәм конфессияара ызгышлар уяту омтылышларына аерым игътибар бирде. Шул уңайдан ул парламентарийлардан законнарга экстремистик гамәлләр өчен җаваплылыкны катгыйландыручы төзәтмәләр кертүне тизләтүләрен сорады. Дәүләт Думасы экстремизмга каршы көрәшне көчәйтүче закон кабул итте, анда экстремистик оешмалар турында мәкаләләр буенча гаммәви мәгълүмат чараларына таләпләр кискенләшә, экстремизмга һәм нәтиҗәдә экстремистик дип танылачак җинаятьләргә элеккеге законга караганда төгәлрәк аңлатма бирелә.