news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан татар активистлары белән очрашты

Хәзерге вакытта 6,5 млн кеше яшәгән Кыргызстанда 55 меңгә якын татар бар, 16 мең татар кешесе Бишкәктә көн күрә.

Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан татар активистлары белән очрашты
https://tatarstan.ru

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасына эш сәфәре кысаларында биредәге татар иҗтимагый оешмалары активистлары белән очрашты. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Агентлык әңгәмәдәше сүзләренчә, очрашуга Бишкәктә, Җәлал-Абадта, Токмак, Кара-Балта, Каракол, Оша һәм Чолпон-Атада яшәүче ватандашлар килгән.

Хәзерге вакытта 6,5 млн кеше яшәгән Кыргызстанда 55 меңгә якын татар бар. Бишкәктә 16 мең татар көн күрә.

Кыргызстан татарлары илнең барлык өлкәләрендә - сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау, фән, идарә, мәдәният һәм башка урыннарда хезмәт куя. Алар арасында эшчедән алып җитәкчегә, мәктәп укытучыларыннан башлап югары уку йортлары профессорларына кадәр вазифаларны биләүчеләр бар.

Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда Кыргызстан Республикасының «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәге иҗтимагый берләшмәсе вәкилләре катнашты. Ул 30 елдан артык эшли, алты шәһәрдә филиаллары бар.

Моннан тыш, «Бердәмлек» татарлар берлеге, «Кыргыз-татар дуслыгы һәм хезмәттәшлеге җәмгыяте», «Татулык» иҗтимагый берләшмәсе, «Ак барс» татар-башкорт мәдәни үзәге иҗтимагый берләшмәсе, «Илкәем» татар-башкорт мәдәни үзәге һәм Җәлал-Абад өлкәсенең «Идел» татар-башкорт мәдәни үзәге иҗтимагый берләшмәсе актив эш алып бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100