news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Бишкәк шәһәрендә «Автомаш-Радиатор» предприятиесендә булды

«Автомаш-Радиатор» ҖЧҖ БДБ илләрендә иң зур предприятиеләрнең берсе һәм аның 50 еллык тәҗрибәсе бар.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасына эш сәфәре кысаларында «Композит Групп» холдинг компаниясенә кергән «Автомаш-Радиатор» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә булды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Предприятие элеккеге шырпы фабрикасы базасында оештырылган булган. Башта ул төрле металл савытлар, су үткәргеч колонкалар, троллейбус ныгытмалары һәм урман кисү рамнары чыгаруда махсуслашкан.

Хәзер «Автомаш-Радиатор» ҖЧҖ БДБ илләрендә иң зур предприятиеләрнең берсе һәм Үзәк Азия дәүләтләрендә двигательләр һәм җылылык радиаторларын йөк һәм җиңел автомобильләргә, шулай ук тракторларга проектлау һәм җитештерү өлкәсендә 50 еллык тәҗрибәгә ия булган бердәнбер предприятие.

Заманча радиатор җитештерү оешмасы автомобиль һәм тракторларга 430 төр радиаторлар чыгару буенча махсуслашкан. Шул ук вакытта җитештерелгән продукциянең 98 проценты якын һәм ерак чит илләргә: Россия, Украина, Беларусь, Казахстан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Латвия, Венгрия, Молдавия һәм Польшага экспортка бара.

Предприятиедә һөнәри әзерлекнең тулы курсын узган 536 югары квалификацияле белгеч эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100