Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Татарстанның салым системасы — илдә иң яхшыларның берсе
Татарстан Президенты коронавирус пандемиясенең катлаулы чорында республиканың салым системасы тотрыклы һәм өзеклекләрсез эшләвен дәвам итүен әйтте.
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе салым органнары оешуга 30 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан Республикасы салым системасы хаклы рәвештә илдә иң яхшылардан санала. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Соңгы елларда салым хезмәте җитди үзгәртеп корылды. Бүген бу — цифрлы технологияләр киң кулланыла торган иң заманча һәм югары технологияле дәүләт структураларының берсе», — диде ТР Президенты. Ул Татарстан финанс министры булганда салым хезмәте хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә торган. «Ул вакытта безнең эш җиңел булмады, шактый катлаулы икътисади шартларда эшләргә туры килде», — диде Миңнеханов.
Ул коронавирус пандемиясенең катлаулы чорында республиканың салым системасы тотрыклы һәм өзеклекләрсез эшләвен дәвам итүен әйтте. Республика илнең иң зур салым түләүчесе булып кала һәм Идел буе федераль округы буенча — беренче урында. «Бу системада иң мөһиме — кешеләр. Бүген республикада башкарылган эшләр, кайбер проектларны уңышлы гамәлгә ашыру — монда сезнең хезмәтегезнең дә өлеше бик зур», — диде Миңнеханов.
Узган 30 ел эчендә Татарстанда салым түләүчеләрнең саны 4 тапкырга арткан. Хәзерге вакытта Татарстанда 105 меңнән артык оешма, 95 мең шәхси эшкуар һәм 3,9 млн физик зат салым исәбендә тора.
Тантанада шулай ук Татарстан буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе Сергей Жигарев, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, хезмәт ветераннары катнашты.
Чара ахырында Рөстәм Миңнеханов ведомство хезмәткәрләренә республика бүләкләрен тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз