news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасы депутаты Сергей Жигарев белән очрашты

Алар сәнәгать комплексының агымдагы торышы һәм коронавирус пандемиясе шартларында тармакка ярдәм итү турында сөйләште.

Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасы депутаты Сергей Жигарев белән очрашты
https://tatarstan.ru

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитетын җитәкләүче депутаты Сергей Жигарев белән очрашты. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Очрашуда сәнәгать комплексының агымдагы торышы, аерым алганда, коронавирус пандемиясе шартларында тармакка ярдәм итү турында фикер алыштылар. Шулай ук кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү мәсьәләләре дә каралды.

Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары — ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, ТР Дәүләт Советы депутатлары катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100