Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов FISU президенты Олег Матыцин белән очрашты
Алар алга таба студентлар спортын үстерү турында фикерләште
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов FISU (Халыкара студентлар спорты федерациясе) президенты Олег Матыцин белән очрашты.
ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов та катнашты. Рөстәм Миңнеханов Олег Матыцинны Халыкара студентлар спорты федерациясе президенты итеп сайлануы белән котлады һәм аңа уңышлар теләде.
Аннары яклар студентлар спортын киләчәктә халыкара масштабта һәм Россиядә үстерү мәсьәләләре һәм башка актуаль темалар буенча фикер алышты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Искәртеп узабыз: FISU президентын сайлау 2015 елның 8 ноябрендә Лозаннада (Швейцария) оешманың генераль ассамблеясында узган иде.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз