news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин илдә ял көннәре турында карар кабул иткәч, Кремль бу хакта хәбәр итәчәк

Вице-премьер Татьяна Голикова 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр кертү турында тәкъдим иткән иде.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин Covid-19 белән бәйле вазгыять турындагы докладларны тыңлый. Кремль, Дәүләт Башлыгы илдә эшләми торган көннәр кертү турында карар кабул иткәч, бу хакта хәбәр итәчәк. Бу хакта ТАСС Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте.

Искәртеп узабыз, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы коронавируска каршы көрәш буенча Координация советының бүгенге президиумында вице-премьер Татьяна Голикова 30 октябрьдән 7 ноябрьге чорны ял көннәре итәргә тәкъдим итте.

«Бу хакта Голикова әйтте, Премьер-министр хуплады. Әлбәттә, Президент штаб, Хөкүмәт докладларын тыңлый, һәм ул карар кабул иткәннән соң, без аны бастырачакбыз», — дип белдерде Песков.

РФ Премьер-министры Михаил Мишустин инициативаны мәҗбүри, әмма кирәкле дип атады. Шулай ук Министрлар Кабинеты башлыгы вице-премьерга коронавируска каршы көрәш буенча чаралар комплексын әзерләргә һәм аларны чәршәмбе көнне Владимир Путинга тәкъдим итәргә кушты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100