Рөстәм Миңнеханов Мурманск өлкәсе башлыгы белән очрашты

Андрей Чибис Казанга эш визиты белән килде һәм World Urban Parks Congress-2019 конгрессында катнашачак.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәт Йортында Мурманск өлкәсе губернаторы Андрей Чибис белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда алар төбәкара хезмәттәшлек, шулай ук кайбер юнәлешләр буенча тәҗрибә уртаклашу һәм хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

«Андрей Чибис Казанга эш сәфәре белән килде. Ул World Urban Parks Congress-2019 Бөтендөнья парк конгрессында катнашачак», — диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.