news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасына сайлауларда Яшел Үзән районы башлыгы тавыш биргән

Яшел Үзән мэры әле сайларга өлгермәүчеләрне сайлау участокларына килеп, үз тавышларын лаеклы кешеләр өчен бирүләрен үтенгән.

Дәүләт Думасына сайлауларда Яшел Үзән районы башлыгы тавыш биргән

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Бүген Дәүләт Думасына сайлауларда Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев тавыш биргән. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.

Бүген шәһәрнең Музыка театры территориясендә урнашкан 1500нче сайлау участогында беренчеләрдән булып Дәүләт Думасына сайлауларда Яшел Үзән шәһәре мэры Михаил Афанасьев тавыш бирде.

«Беренчедән, актив тормыш позициясе булган Яшел Үзән халкына рәхмәт әйтәсем килә. Алар инде партия һәм РФ Дәүләт Думасына тәкъдим ителгән кандидатлар өчен тавыш бирделәр. Бүген мин һәм минем хезмәттәшләрем дә Ватан алдындагы бурычымны үтәдек. Сайларга өлгермәүчеләргә сайлау участокларына килеп, үз тавышларын лаеклы кешеләр өчен бирүләрен үтенәм. Россиянең киләчәге безнең кулларда, — дип шәрехләде Михаил Афанасьев.

Бүген шулай ук 1500нче сайлау участогында башкарма комитет җитәкчесе Ильяс Ганиев та үз тавышын бирде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100