Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: “Кама Аланына инфраструктураны төзекләндерү өчен инвестицияләр кирәк”
Рөстәм Миңнеханов: “Кама Аланына инфраструктураны төзекләндерү өчен инвестицияләр кирәк”
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Чаллы, 19 сентябрь, «Татар-информ», Айрат Башкуров). Бүген Чаллыга эш сәфәре кысаларында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов журналистлар сорауларына җавап биреп, уен биналарын республика шәһәрләреннән Кама Аланы һәм Казан ат-спорт комплексына күчерү белән бәйле проблемалар булырга тиеш түгел, дип белдерде.
“Уен чире проблемасы бүген наркомания кебек үк кискен тора. Уен биналары билгеле урыннарда булырга һәм кешеләр аларга аңлап барырга тиеш. Кама Аланы тиздән үзләштереләчәк – билгеле инвестицияләр салынгач биредә кирәкле инфраструктура – кунакханәләр, юллар, сервис хезмәтләре булдырылачак. Казанда боларның барысы да бар инде. Уен биналары шәһәрләрдән чыгарылачак. Эшмәкәрләр безгә дошманнарга караган кебек карарга тиеш түгел дип уйлыйм. Чөнки без аларга ярдәм итәргә тырышабыз һәм яңа законның аларга зыян китерәчәген аңлыйбыз. Уен салоннары хуҗаларына күчеш чорында ярдәм итәргә теләп, республика Хөкүмәте киләчәктә закон буенча эшләячәкләргә салым йөкләмәсен ике тапкыр киметәчәк”, - дип хәбәр итте ТР Премьер-министры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз