news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов фельдшерларга медицина модуле булган 90 машина ачкычы тапшырды

ТР Президенты яңа автомобильләр табибларның эшен җиңеләйтәчәгенә ышаныч белдерде.

Рөстәм Миңнеханов фельдшерларга медицина модуле булган 90 машина ачкычы тапшырды
Эвелина Киселёва

(Казан, 19 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү өчен авыл фельдшерларына 90 автомобиль ачкычы тапшырды. Тантаналы чара Казанда узды, машиналарны Татарстанның 42 Үзәк район хастаханәсе алачак.

«Бүген барыннан да элек сезгә һәм сезнең коллективларга коронавирус инфекциясенә каршы көрәш кырында башкарган эшегез өчен рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итәсем килә. Әлеге уңайдан вазгыять әле дә бик киеренке булып кала, әмма безнең барлык сәламәтлек саклау хезмәтләренең җайга салынган, төгәл эше аны нормаль хәлдә сакларга мөмкинлек бирә. Бу — урыннарда эшләүче кешеләрнең гаять зур хезмәте», — диде Миңнеханов.

Ул бүген 42 Үзәк район хастаханәсенең машиналар алачагын искәртте. ТР Президенты яңа автомобильләр табибларның эшен җиңеләйтәчәгенә ышаныч белдерде.

Президент ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковка Lada Largus моделендәге 90 машинага (аларның барысы да медицина носилкалары белән җиһазландырылган) сертификат тапшырды.

Татарстан сәламәтлек саклау системасының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча 2021-2025 елларда авыл җирендәге, шәһәр тибындагы бистәләр һәм халкы 50 меңнән артмаган кечкенә шәһәрләрдәге медицина оешмалары санитар автотранспорт белән җиһазландырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100