news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Цифрлы трансформация» программасы проектларын яклауда катнашты

«Цифрлы трансформация»дә катнашучылар татарстанлыларның тормышын җиңеләйтергә тиешле проектлар булдырды.

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»).Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов CDTO дәрәҗәсендәге җитәкче урынбасарлары өчен «Цифрлы трансформация» программасының йомгаклау көнендә катнашты. Мәскәүдә республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре дә укулар узды.

«Бүген, программаның соңгы көнендә, укучылар алдында Саклык банкы президенты — идарәсе рәисе Герман Греф һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады», - дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Программада катнашучылар «Минем субсидияләр» төбәк платформасы өчен яңа сервисларны проектлады. Бүген татарстанлылар 11 төр субсидия алырга мөмкин, аларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Икътисад министрлыгы, Инвестицион үсеш агентлыгы һәм ИТ-парк тәкъдим итә. Тагын 54 төр субсидия һәм шуңа бәйле хезмәтләрне 2022 ел ахырына кадәр платформага чыгарырга планлаштыралар.

Укыту программалары нәтиҗәләре буенча «Цифрлы трансформация»дә катнашучылар татарстанлыларның тормышын җиңеләйтергә тиешле проектлар булдырды. Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин презентация вакытында билгеләп үткәнчә, алар барысы да тормышка ашырылачак.

Исегезгә төшерәбез, «Цифрлы трансформация» 2020 елның декабреннән 2021 елның июненә кадәр көндезге-читтән торып форматында узды. Анда ТР дәүләт хакимияте органнарының 32 җитәкчесе катнашты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100