Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов "Совкомфлот" җәмгыяте директорлар Советы рәисе белән очрашты
Яклар алга таба үзара файдалы хезмәттәшлек һәм эшлекле элемтәләрне үстерү турында сөйләште.
(Казан, 19 июнь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Совкомфлот” җәмгыяте директорлар Советы рәисе Илья Клебанов белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында узды. Яклар алга таба үзара файдалы хезмәттәшлек һәм эшлекле элемтәләрне үстерү турында сөйләштеләр.
Очрашуда Татарстан Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов, Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз