Шәймиев: "Назарбаев тәкъдим иткән биш реформаның һәр аспекты яхшылып уйланылган"

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе "Казакъстан" милли телеканалына эксклюзив интервью бирде

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Казакъстан зур кеше потенциалы, фәнни-техник мөмкинлекләр һәм чимал ресурсларына ия. Бу хакта Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев "Казакъстан" милли телеканалына биргән эксклюзив интервьюда белдергән. Ул анда Казакъстан үсеше күрсәткечләренә карата үз фикерләре белән уртаклаша.

М.Шәймиев сүзләренчә, Казакъстан кыска гына вакыт эчендә зур уңышларга иреште. Бу алдан күрүчән лидер эше нәтиҗәсе һәм бөтен халык ярдәме дип саный Татарстанның беренче Президенты.

"Без якын күршебез һәм тугандаш халыкның үсешенә битараф түгел. Мин Казакъстанның  алга киткән 50 ил арасына керү планын вакытыннан алда үтәгәнен беләм. Бу бик зур казаныш. Казакъстан зур кеше потенциалы, фәнни-техник мөмкинлекләр һәм чимал ресурсларына ия. Зирәк сәясәтче Нурсолтан Назарбаев әлеге факторларның барын да берләштереп, аларны Казакъстан файдасына эшләтә алды. Күптән түгел илдә узган сайлаулар Президентка ышанычның югары булуын тагын бер кат раслады һәм халыкның бердәмлеген күрсәтте", - дипнәтиҗә чыгарды М.Шәймиев.

Казакъстан үсеш юлына очраклы гына чыкмады, дип саный ул. Илнең һәрчак ачык максаты, юнәлеше һәм системалы планы булды. Биш институциональ реформа - бу мизгелгә кадәр башкарылган эшнең мантыйклы дәвамы. Минтимер Шәймиев, әлеге реформаларны тормышка ашыру Казакътанның алга таба чәчәк атуының нигезе булып тора, дип саный.

"Назарбаев тәкъдим иткән биш реформаның һәр аспекты яхшылып уйланылган. Бу, чыннан да, ил өчен амбициоз һәм мөһим адым. Үсешнең яңа дәрәҗәсенә чыгу өчен нәкъ менә шундый максатлар куярга кирәк. Мин реформаларның уңышлы тормышка ашырылачагына шикләнмим. Мин Казакъстан башлыгының чыдамлыгына сокланам, аның авыр минутларда югары максатлар куеп, аларга иршер өчен көче җитә", - диде Шәймиев, дип хәбәр ителгән "Казакъстан" милли телеканалы сайтында.