Рөстәм Миңнеханов Саклык банкының эшлекле иртәнге ашында катнашты

Очрашу "Кризис: уйдырма һәм чынбарлык. Ни эшләргә?" темасына корылган булды

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген XIX Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында узган Россия Саклык банкының эшлекле иртәнге ашында катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Эшлекле иртәнге аш  "Кризис: уйдырма һәм чынбарлык. Ни эшләргә?" темасына багышланды. Чараны Россия Саклык банкы идарә рәисе һәм президенты Герман Греф алып барды. Эшлекле иртәнге аш вакытында кризиска карата үз фикерләрен РФ икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев, Санкт-Петербург дәүләт университетының ирекле сәнгать һәм фәннәр факультеты деканы Алексей Кудрин һәм башка экспертлар җиткерде.

Саклык банкының эшлекле иртәнге ашы - Россия Саклык банкы 2009 елдан башлап зур күләмле инвестецион-икътисади форумнарда, шул исәптән Давостагы Бөтендөнья икътисади форумында, Петербург халыкара икътисади форумында, Сочидагы инвестицион форумда традиция буенча оештырылган чара.