Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Россия ЭЭМ эчке гаскәрләр баш командующие белән очрашты
ТР Хөкүмәте Йортында үткән очрашуда ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин катнашты
(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда РФ эчке эшләр министры урынбасары, Россия ЭЭМ эчке гаскәрләр баш командующие армия генералы Николай Рогожкин белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Шулай ук ТР Хөкүмәте Йортында үткән очрашуда республика Хөкүмәте вице-премьеры Әсгать Сәфәров, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, ТР Куркынычсызлык советы секретаре Валерий Власов катнашты.
Очрашу барышында катнашучылар Россия ЭЭМ эчке гаскәрләренең Казанда булачак Универсиаданың куркынычсызлыгын тәэмин итүдә катнашу мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Николай Рогожкин Рөстәм Миңнехановка Универсиадага җәлеп ителгән барлык хезмәткәрләр инде ТР башкаласына килде һәм алар алдына куелган бурычларны үтәргә әзер, дип хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз