news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов цифрлаштыру буенча проектларның максатлары турында искәртте

Татарстан Президенты республикада гамәлгә ашырыла торган инициативаларга аерым тукталды.

(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Цифрлы технологияләрне гамәлгә кертүнең максаты — гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту һәм хакимият органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Цифрлаштыру буенча 2021 елда тормышка ашыру планлаштырыла торган өстенлекле проектларны карау комиссиясе утырышында хәбәр итте.

«Цифрлаштыруның төп бурычы — гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту, аларның тормышын гадиләштерү, дәүләт хакимияте органнары эшенең нәтиҗәлелеген арттыру. Менә бу линияне һәрвакыт сакларга кирәк», — дип искәртте ТР Президенты, киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

«Кайберәүләрнең вакыт-вакыт берәүгә дә кирәк булмаган һәм аннан берни дә үзгәрмәячәк нинди дә булса программалар эшләү теләге уяна. Безнең андый максат юк», — дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Республика җитәкчесе сүзләренчә, дәүләт тарафыннан гамәлгә ашырыла торган цифрлы карарларга заказ бирүчеләр ролендә профильле министрлыклар булырга тиеш. «Ә профессиональ эшләнмә — бу, әлбәттә, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы. Техник биремне дөрес язарга һәм безгә кирәкле продуктны алырга кирәк», — дип аңлатты ул.

Моннан тыш, Татарстан Президенты цифрлы трансформациянең Россия Президенты Владимир Путин карары буенча 2030 елга кадәр ил үсешенең биш илкүләм максаты исемлегенә кертелүенә игътибар итте.

Рөстәм Миңнеханов республикада гамәлгә ашырыла торган инициативаларга аерым тукталды. Бу, аерым алганда, «Сбербанк» белән пилот проекты һәм «Ак барс» банк тарафыннан эшләнелә торган цифрлы платформа. Шуңа бәйле рәвештә, министрлыкларның тәкъдимнәрен карарга, «алга таба эшләү өчен өстенлекләрне билгеләргә» һәм «барлык карарлар да кабул ителсен өчен, барысын да эшләргә» кирәк, диде ул.

Төбәк Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Республиканың цифрлаштыру һәм тормышка ашыру планлаштырыла торган беренче чираттагы проектлар турында ТР Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин сөйләде.

Аннары киңәшмәдә катнашучылар мәгариф системасын модернизацияләү, Татарстанның төзелеш комплексы системасын модернизацияләү проектлары, «мәдәни продукт»ны алга җибәрү өчен инструментлар һәм чишелешләр буенча проект, балаларның җәйге ялын оештыру буенча система булдыру проекты турында фикер алыштылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100