Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: «Трансмашхолдинг» белән бергә пилотсыз метроны эшләтеп җибәрүне көтәбез
Татарстан Президенты Цифрлы трансформация буенча «Трансмашхолдинг» АҖ стратегик сессиясен ачуда катнашты.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Цифрлы трансформация буенча «Трансмашхолдинг» АҖ стратегик сессиясен ачуда катнашты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте. Чара видеоконференция режимында, шулай ук Иннополис территориясендә узды.
Татарстан «Трансмашхолдинг» АҖ белән беренче ел гына хезмәттәшлек итми, һәм компания - безнең стратегик партнерыбыз, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
«Трансмашхолдинг» АҖ заманча метро, электропоездлар һәм трамвайлар булдыру өлкәсендә зур компетенцияләргә ия. Без шулай ук Казанда пилотсыз метро төзү буенча уртак проектыбызның уңышлы тормышка ашуын көтәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов
Ул республика өчен кадрлар әзерләү юнәлеше буенча Иннополис һәм «Трансмашхолдинг» арасындагы хезмәттәшлекне үстерү мөһимлеген әйтте. Әйтик, 2020 елда компаниянең 258 белгече өйрәнү узган.
Рөстәм Миңнеханов «Трансмашхолдинг» АҖ җитәкчелегенә хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде һәм стратегик сессиядә катнашучыларга нәтиҗәле эш теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз