news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Covid-19 белән бәйле вазгыятьтә ярдәм чараларының уникальлеге турында әйтте

Хакимият барлык кабул ителгән карарларның үтәлешен тәэмин итәргә тиеш, дип искәртте Россия Президенты.

Путин Covid-19 белән бәйле вазгыятьтә ярдәм чараларының уникальлеге турында әйтте
Kremlin.ru

(Казан, 19 май, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Россия Президенты Владимир Путин коронавирус белән хәл уникаль булган кебек, илдә халыкка ярдәм итү өчен эшләнгән чараларның да үзенчәлекле булуын әйтте. Бу хакта ул төбәк башлыклары һәм РФ Хөкүмәте белән видеоэлемтә буенча киңәшмәдә сөйләде.

«Бүгенге хәл - үзенчәлекле. Безнең ил өчен дә, бөтен дөнья өчен дә, – диде Путин. - Кешеләргә, икътисадка тәкъдим итү өчен эшләнә торган ярдәм итү карарлары да күпмедер дәрәҗәдә уникаль. Без элек беркайчан да хәзер эшләгәннәрне эшләмәдек. Ярдәм итү өчен мондый зур ресурсларны да беркайчан кулланмадык».

Бу масштаблы ярдәм элек кабул ителгән карарлар һәм тулаем икътисади сәясәт аркасында гына күрсәтелә, дип искәртте ил Президенты.

«Әгәр без кешеләргә, предприятиеләргә, икътисад тармакларына ярдәм итү элементлары турында сөйлибез икән, без аның тормышта ничек эшләвен ачык күзалларга тиеш. Кире элемтә булганда, барлык карарларыбызның да үтәлешен тәэмин итү өчен кичекмәстән чаралар күрергә кирәк», – дип нәтиҗә ясады Владимир Путин.

Элегрәк Россия Президенты өч яшьтән алып 16 яшькә кадәрге һәр балага 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү тәкъдим иткән иде. Моның өчен 197 млрд сум акча бүлеп бирелә. Путин искәрткәнчә, бу катлаулы шартларда табылган зур сумма.

Федерация субъектларының башка җитәкчеләре белән бергә видеоэлемтә буенча киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100