Ф.Мөхәммәтшин журналистларны ТР Матбугат көне белән котлады

Татарстан бүген илнең иң күп укый торган төбәкләреннән берсе

(Казан, 19 май, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин гаммәви мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлады.
Барлык журналистларны, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен, полиграфия хезмәтчәннәрен, журналистика ветераннарын һәм аның серләренә төшенә башлаган яшь талантларны Татарстан Матбугат көне белән чын күңелдән котлыйм.
Татарстан бүген илнең иң күп укый торган төбәкләреннән берсе. Республикада барлыгы 968 матбугат басмасы, 50 телевидение компаниясе, 86 радиостанция, 12 мәгълүмат агентлыгы, 230 га якын нәшрият һәм полиграфия предприятиесе эшләп килә. Аларның биштән бер өлешенең генә дәүләт катнашында төзелүе төрле фикерләрне ирекле җиткерә алу, иҗтимагый оешмаларның, физик һәм юридик затларның киң даирәсенә үз мөнбәре аша мөрәҗәгать итү мөмкинлеге турында сөйли. Безнең медиакорпус – хакимият белән җәмгыятьне бәйли торган зур көч. Аның куәте профессионализмда, демократия принципларына тугры булуда, Татарстанга хезмәт итүдә чагыла.
Журналистлар җәмгыяте иң яхшы хезмәттәшләрен ел саен "Хрустальное перо" – "Бәллүр каләм" премиясе белән бүләкли. Лауреатлар исеме бүген дә республика журналистлар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында яңгыраячак. Аларга үткен каләм һәм иҗат уңышлары телибез.
Һөнәри бәйрәм җәмгыять, республика, ил тормышында матбугатның роле һәм тоткан урыны турында тирән уйлануларга да этәрә. Кризис массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсен дә урап үтмәде, дөньякүләм йогынты ясавын дәвам итә: күп кенә илләрдә газеталар ябыла, теле- радиокомпанияләрнең программалары кыскара, уңышлы медиабизнес символлары булып торган танылган брендлар юкка чыгу алдында тора. Мәгълүм булганча, бөтендөнья журналистлар җәмгыяте бүген журналистика өлкәсендәге вәзгыятьне анализлый һәм хөкүмәтләр белән үзара мөнәсәбәтләрнең, журналистикага ышанычны кире кайтаруның, тиражларны һәм рейтингларны саклап калуның яңа юлларын эзли. Массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә республика җитәкчелеге үткәрә торган төпле сәясәт бу процессларны җиңеләйтергә мөмкинлек бирә. Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларының үз йөзе, яхшы тәэмин ителгән редакцияләре, теле- радиокомпанияләре бар. Республикадагы матди-техник база журналистларның сыйфатлы һәм конструктив эшчәнлегенә нигез булып тора дип уйлыйм. Бурычлар элеккечә кала: миллионлаган аудиториянең ышанычын югалтмаска; кешеләргә катлаулы икътисадый, социаль вәзгыятьтә дөрес юнәлеш сайларга ярдәм итәргә; базар шартларында ышанычлы эшләргә. Бу катлаулы юлда журналист һөнәренең югары стандартлары, үз укучыларына, радио тыңлаучыларга, телевизор караучыларга ихтирамлы мөнәсәбәт, хакимият белән җәмгыять арасында рухи күпер булуны аңлап эш итү төп юнәлеш булып калсын.
Бәйрәм белән сезне, кадерле дуслар! Сезгә, халык ышанычын, ихтирамын аклап, зур иҗади уңышлар һәм исәнлек-саулык телим.