Рөстәм Миңнеханов синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасының баш тренеры белән очрашты

Яклар Татарстан Республикасында синхрон йөзүне үстерү, халыкның спортның шул төре объектлары белән тәэмин ителеше буенча фикер алышты.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасының баш тренеры, Россия синхрон йөзү федерациясе вице-президенты Татьяна Покровская белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, 19-21 апрель көннәрендә Казан беренче тапкыр синхрон йөзү буенча дөнья сериясе этабын кабул итә. Ярышларның өч көнлек программасына төркемнәр ярышлары, соло чыгышлары, дуэтлар һәм катнаш дуэтлар ярышлары, катнаш программа, акробатик төркемнәр ярышлары кертелгән.

Очрашуда катнашучылар Татарстан Республикасында синхрон йөзүне үстерү, халыкның спортның шул төре объектлары белән тәэмин ителеше һәм башка мәсьәләләр турында фикер алышты.