news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов авыл-хуҗалыгы ярминкәләрен уздыру сыйфатына игътибарны көчәйтергә кушты

Бүгеннән Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды.

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). 19 марттан Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре кабат уздырыла башлады. Алар арзан бәядәге сыйфатлы продуктлар санын арттырырга ярдәм итәчәк.

Шулай ук ярминкәләр Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының республика һәм башка төбәкләрдә яшәүчеләрне товарлар белән тәэмин итү ресурслары булуын күрсәтәчәк. Бу турыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә әйтте. 

«Без азык-төлек товарлары белән тәэмин итү мәсьәләләрендә борчу булмавын сүздә генә түгел, гамәлдә дә күрсәтергә тиеш. Безнең агросәнәгать комплексы базарның ихтыяҗларын канәгатьләндерү һәм башка төбәкләргә бүлеп бирү өчен җитәрлек ресурсларга ия. Без авыл хуҗалыгы продукциясе әзерләүдә зур җитештерүче», — дип ассызыклады республика җитәкчесе.

Ул Казанда һәм районнарда ярминкәләр атна саен үткәреләчәген, шуңа күрә аларның оештырылуын һәм уздырылуын даими контрольдә тотарга кирәк булуы турында искәртте. Мондый бурыч Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаровка йөкләнгән.

«Башка шәһәрләрдә дә ярминкәләрнең Казандагы кебек үк дәрәҗәдә узуына игътибар итәргә кирәк. Без моның ни дәрәҗәдә кирәк һәм мөһим булуын аңлыйбыз. Мондый авыл хуҗалыгы ярминкәләре тотрыклылык өчен кирәк», — дип билгеләп үтте ул.

Шулай ук бу чаралар өчен шартлар тудыру, шул исәптән аларны үткәрү урыннарын, транспорт белән тәэмин итү һәм башка оештыру мәсьәләләрен хәл итү мөһим. «Ярминкәләр югары дәрәҗәдә, сыйфатлы итеп үткәрелергә тиеш», — дип белдерде Татарстан Президенты.

Тагын бер мөһим мәсьәлә — ярминкәләр ассортименты. Биредә халык тарафыннан кирәкле барлык продукция тәкъдим ителергә тиеш, диелә бу хәбәрдә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100