news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды җитәкчесе белән очрашты

Алар күпфатирлы торак йортларга һәм коммуналь инфраструктура системаларына капиталь ремонт ясау программаларын гамәлгә ашырганда хезмәттәшлек турында фикер алышты.

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды - дәүләт корпорациясе генераль директоры Константин Цицин белән очрашты. Очрашу Татарстанның Хөкүмәт Йортында узды.

Алар күпфатирлы торак йортларга һәм коммуналь инфраструктура системаларына капиталь ремонт ясау программаларын гамәлгә ашырганда республика һәм Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды арасында хезмәттәшлек турында фикер алышты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай ук очрашуда Константин Цицин Алексей Песошинга Татарстанда күпфатирлы йортларда коммуналь инфраструктураны һәм лифт җиһазларын модернизацияләү проектларын финанслау буенча түләү йөкләмәләрен тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100