news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Covid-19 аркасында Татарстан территориясендә югары әзерлек режимын кертте

13 марттан республикада махсус санитар-эпидемиологик режим гамәлдә.

Миңнеханов Covid-19 аркасында Татарстан территориясендә югары әзерлек режимын кертте
архив/Рамиль Гали

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле рәвештә республика территориясендә югары әзерлек режимын кертү турындагы указга кул куйды.

«Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча территориаль ярдәмче системасы идарәсе органнары һәм көчләре өчен 2020 елның 19 мартыннан югары әзерлек режимын кертергә һәм төбәк (муниципальара) җавап бирү дәрәҗәсен билгеләргә», — диелә документта.

Күрсәтмәне гамәлгә ашыруны Татарстан Республикасы Премьер-министры контрольдә тота.

Исегезгә төшерәбез, коронавирус таралуга каршы көрәш буенча республика штабы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республикада 15 апрельгә кадәр махсус санитар-эпидемиологик режим кертте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100